Echo
Лебедев: ВС России атаковали завод по производству дронов в Полтавской области
Врачи объяснили вред бани и сауны для фертильности мужчин
В Татарстане мигрантам предлагают до 250 000 рублей на руководящих должностях
Экс-глава центра Минобороны признался в коррупции после визита к духовнику
24-03-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Стратегия

Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озаттылар: «Үз сүзендә тора торган кешелекле шәхес булды»

24.03.2026 09:59
Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озаттылар: «Үз сүзендә тора торган кешелекле шәхес булды»
Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озаттылар: «Үз сүзендә тора торган кешелекле шәхес булды»

Әдәби интеллигенция һәм якташлары күренекле язучы Вакыйф Нуруллинны бүген соңгы юлга озаттылар. Җәсәден туган ягына алып кайтып җир куенына иңдергәнче, үзе яшәгән йортның подъезды янында хушлашу булды.

Кеше китә, җирдә аның эзе кала, диләр. Вакыйф аганың да үз эзе кала. Күпсанлы әдәби әсәрләр язып калдырган шәхес бит. Дәрәҗәле урыннарда эшләгән. Хезмәттәшләре күңелендә аның белән бәйле бик күп истәлекләр, матур хатирәләр калды.

Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озату мәрасимендә Татарстанның халык шагыйре, «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Файзуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башка язучылар, сәнгать эшлеклеләре бар иде.

Равил Файзуллин Вакыйф Нуруллин белән якташлар икән. Алар 1961нче елдан бирле таныш:

Нинди генә урыннарда, вазифаларда эшләсә дә, чын язучы, чын ир-егет булып калды ул. Үз сүзендә тора торган кешелекле шәхес булды. Беркайчан да интригалар кормады. Исемдә, ул университетны бетереп «Казан утлары»на эшкә килгән иде. Мин дә анда хезмәт куя идём. Шуннан бергә 65 еллап әдәбиятка хезмәт иттек. Язган повестьләре һәм үзе халыкчан, популяр булды. Әсәрләрендә һәрвакыт тормыш һәм көнкүреш чынбарлыгы урын тапты. Иң түбәннән күтәрелгән кеше. Бөек Ватан сугышы чоры баласы бит ул. Гомер буе тырыш хезмәттә, иҗатта булды. Эшчән иде, туры сүзлелеге дә бар иде. Безнең хәтерләрдә ул мәңгелеккә, урыны оҗмахта булсын, – дип хатирәләргә бирелде әдип.

Шулай ук Ркаил Зәйдулла да каләмдәшләре һәм иҗади берлек исеменнән сүз алды:

Әсәрләре иң күп укыла торган язучыларыбызның берсе булды. Халыкчан әдип булды, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр ул язганнарны үз итте, яратты. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, ул үзе күп әйберләргә ирешкән авыл малае, – дип сөйләде берлек җитәкчесе.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин:

Чыннан да, әдәбият сөючеләрнең яраткан язучысы булды Вакыйф абый. Ул күңелләребездә үрнәк шәхес булып истә калыр. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Татарстан китап нәшриятында иң катлаулы дәверләрнең берсендә Вакыйф Нуруллин баш мөхәррир булып хезмәт иткән. Ул бик күп үзгәрешләр чоры буларак билгеле. Әдәбият мәйданына бихисап язучыларыбызның исемнәре әйләнеп кайта. Һәм бу үзгәрешләрнең башында Вакыйф ага торганын беләбез. Аның белән бергә эшләгән ветераннарыбыз аны кешелекле, гадел, үз эшенең остасы һәм һәркайсы язучы, шагыйрь белән уртак тел таба торган баш редактор итеп искә ала, – дип сөйләде ул.

Рус, татар һәм башка телләрдә нәшер ителгән ике дистәдән күбрәк китап авторы Вакыйф Нуруллинны туган ягында – Балык Бистәсе районы Солтан авылында җирлиләр.

2021 елда Вакыйф абый «Интертат»ка интервью биргән иде.

  • Вакыйф Нуруллин: «Миңа 1981 елда Тукай премиясе бирәбез дип алдадылар»

«Тормыштан алай зарланырлык нәрсә юк. Кеше үз гомерендә агач утыртырга, өй салырга, нәсел калдырырга тиеш. Боларның барысын да эшләдем. Яшисен яшәгән инде. Пенсиябез үзебезгә җитә. Йокларга ятканда иртәгә торасыңмы-юкмы икәнен белмисең бит. Хәзер бигрәк тә. Беркем дә мәңгегә килмәгән. Пәйгамбәрләр дә вакыты җиткәч киткән. Безгә дә шулай китәсе инде. Мин әнигә һәм Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен...» – дип сөйләгән булган ул.

  • Вакыйф Нурулла улы Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында игенче гаиләсендә туа. Балачагы Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Озак еллар ул «Казан утлары» журналы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында, аннары ТР Милли музеенда эшли.
Share:
Топ новости
  • В России продажи новых премиальных автомобилей выросли на 19%
    Новости
    В России продажи новых премиальных автомобилей выросли на 19%

    2026-03-24

  • Акции американских компаний выросли после заявлений Трампа
    Новости
    Акции американских компаний выросли после заявлений Трампа

    2026-03-24

  • Царев: войска РФ прорываются к Бойкову под Гуляйполем
    Новости
    Царев: войска РФ прорываются к Бойкову под Гуляйполем

    2026-03-24

  • Сбер станет титульным партнёром Федерации компьютерного спорта России в 2026 году
    Новости
    Сбер станет титульным партнёром Федерации компьютерного спорта России в 2026 году

    2026-03-24

  • Использует Рютте: в Киеве рассказали, что какую игру начал Зеленский
    Новости
    Использует Рютте: в Киеве рассказали, что какую игру начал Зеленский

    2026-03-24

Стратегия
Стратегия

Деревню в Кировской области атаковали снежные блохи

24.03.2026 11:09

  • 2

    Вакыйф Нуруллинны соңгы юлга озаттылар: «Үз сүзендә тора торган кешелекле шәхес булды»

    24.03.2026 09:59

  • 3

    В Севастополе после взрыва госпитализировали десять пострадавших

    24.03.2026 05:51

  • 4

    Сильный ветер, но стабильный плюс: какая погода ждет новосибирцев в начале недели

    24.03.2026 01:20

  • 5

    Госдума рассмотрит закон о краткосрочном ОСГОП для такси

    23.03.2026 21:16

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com