30 яшьлек ир-ат, әби булып киенеп, Украинадан качып китмәкче булган

02.03.2026 09:59 · Стратегия

Одесса өлкәсендә бер ханым үзенең автомобилендә хатын-кыз булып киенгән ир егетне (хәрби хезмәткә чакыру яшендәге) Молдавиягә алып чыкмакчы булган. Бу хакта «ТАСС» яза.

Чик сакчылары паспортларны тикшергәндә документында 1954 елда туган дип күрсәтелгән «хатын-кыз»га игътибар иткән. Машинада яулыкка төренеп утырган «әбекәй» хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән аралашудан баш тарткан.

«Өлкән» яшьтәге пассажир урынына йөртүче җавап биргән. «Әби»гә яулыгын салуны сорагач, аның 30 яшьлек ир-ат булуы ачыкланган.

Аңа чик аша законсыз чыгу омтылышы буенча административ беркетмә тутырылган. Йөртүчегә исә пассажирны Украинаның дәүләт чиге аша законсыз чыгару омтылышы өчен җинаять җаваплылыгы янарга мөмкин.