Татарстанда климатик яз 20 марттан соң урнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Уртача тәүлеклек температура 0 градустан югары булырга тиеш», — диде эксперт. Бу фактор климатик язны фаразлауда төп фактор булып тора.
Кар һәм боз капламы эрүен исәпкә алучы фенологик яз соңрак киләчәк. Вак һәм эре елгаларда боз апрель уртасыннан да иртәрәк кузгалмаячак, дип йомгаклады Ильин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
24.02.2026 15:38
24.02.2026 13:05
24.02.2026 10:26