Рөстәм Миңнеханов электрон мактау тактасы турында: «Хезмәт кешесенең абруе булырга тиеш»

07.08.2026 20:05 · Держать курс

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын булдыруга карата фикерен белдерде.

– Бу бик дөрес. Хезмәт кешесенең абруе булырга тиеш. Югыйсә бездә спортчылар, артистлар… Мин каршы түгел. Әмма иң мөһиме – хезмәт кешесе, – диде ул.

– Безне кем ашата? Кем безгә ниндидер әйберләр булдыра?”- диде Татарстан Рәисе.

– Сез күз алдына китерегез: торак-коммуналь хуҗалык, юл хуҗалыгы. Шуңа күрә бу юнәлешне хупларга кирәк, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын эре һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.