Казан инде күп еллар Россия мегаполислары арасында социаль объектлар төзү буенча алда бара. Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илья Вольфсон «Нәтиҗәгә эшлибез!» форумында шул хакта хәбәр итте.
«Казан күп еллар дәвамында социаль объектлар: мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханәләр, хастаханәләр төзү буенча халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында беренче урынны били. Шулай ук күпсанлы ишегаллары ремонтлана һәм иҗтимагый киңлекләр тәртипкә китерелә», — дип белдерде ул.
Шул ук вакытта, Вольфсон Казандагы 18нче шәһәр хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзеп бетерергә кирәклеген аерым искәртте, анда эшләр быел тәмамланырга тиеш, дип яза Татар-информ.
31.07.2026 14:36
31.07.2026 13:19
31.07.2026 11:28
31.07.2026 11:00
31.07.2026 10:16