Иртәгә, 30 июльдә, Г.Камал театры янындагы амфитеатрда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы бию остаханәсе узачак. Анда шәһәр халкы урал татарларының «Уртак» биюен өйрәнә алачак.
Бию серләренә хореограф Алия Төхбәтуллина һәм Рафаэль Мустяков җитәкчелегендәге «Яз» халык биюләре ансамбле өйрәтәчәк.
Бию кичәсен Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин һәм проект кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы Алсу Мәгъсүмҗанова алып барачак.
Бию дәресе 18:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкын Һади Такташ урамы, 74 нче йорт адресы буенча көтеп калалар.
29.07.2026 06:33
29.07.2026 05:04
29.07.2026 03:21