Echo
В Казани на три дня перекроют участок улицы 2-й Даурской
Сикорский: Посягательство на посольство России грозит разрывом дипотношений
Агроэксперт назвал точные сроки начала снижения цен на сахар в России
«Стыдно перед болельщиками»: Ахметзянов о разгроме от «Спартака» в Кубке России
06-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Держать курс

Татарстан Мөфтие Һиҗрәт буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгать итте

15.06.2026 09:06
Татарстан Мөфтие Һиҗрәт буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгать итте

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Һиҗри календарь буенча яңа 1448 ел якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле дин кардәшләрем!

Бүген, кояш баегач, Мөхәррәм ае керә, бу айдан Һиҗри календарь буенча яңа 1448 ел башлана.

Мөселманнар Һиҗрәт календаренең чишмә башы булган олы вакыйгаларны, аларның ислам тарихында, Рәсүлебезнең ﷺ тормышында һәм бөтен кешелек дөньясы өчен булган бөек әһәмиятен истә тота. Ислам календаре буенча 1448 ел элек (милади буенча 622 елда) мөселман өммәте Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ белән бергә Мәдинәгә күчеп килә. Һиҗрәтне Рәсүлебез ﷺ һәм аның сәхабәләре исламны ирекле рәвештә тоту өчен һәм Аллаһының ризалыгы хакына кыла. Һиҗрәт кылганнан соң, мөселманнарның куәтсез чоры тәмамлана һәм өммәт чәчәк атып югары үсә башлый.

Газиз милләттәшләрем! “Нөзхәтел мәҗәлис” китабында Һиҗри буенча иске ел бетәр алдыннан һәм яңа ел кергәч укыла торган догалар китерелә. Бу китап буенча бүген кояш баеганчы түбәндәге доганы укырга кирәк:

اللّٰهُمَّ مٰا عَـمِـلْـتُهٝ فٖي هٰذِهِ السَّنَةِ مِمّٰا نَهَيْتَنٖي عَنْهُ وَ لَمْ تَرْضَهٝ وَ نَسٖيتُهٝ وَ لَمْ تَنْسَهٝ وَ حَلُمْتَ عَلَيَّ بَعْدَ قُدْرَتِكَ عَلٰي عُقٝوبَتٖي وَ دَعَوْتَنٖي اِلَي التَّوْبَةِ مِنْهُ بَعْدَ جَرٰاءَتٖي عَلٰي مَعْصِيَتِكَ اللّٰهُمَّ فَاِنّٖي اَسْتَغْفِرُكَ مِنْهُ فَاغْفِرْلٖي وَ مٰا عَـمِــلْتُ فٖيهِ مِنْ عَمَلٍ تَرْضٰاهُ وَ وَعَدْتَنٖي عَلَيْهِ الثَّوٰابَ فَاَسْاَلُكَ، اللّٰهُمَّ يٰا كَرٖيمُ يٰا ذَا الْجَلٰالِ وَالْاِكْرٰامِ اَنْ تَقْبَلَهٝ مِنّٖي، وَلٰا تَقْطَعَ رَجٰائٖ مِنْكَ يٰا كَرٖيمُ وَ صَلَّي اللّٰهُ عَلٰي سَيِّدِنٰا مُحَمَّدٍ وَ عَلٰي آلِهِ وَ صَحْبِهٖ وَسَلَّمَ

“Я Аллаһ, быел нинди генә гамәлләр кылсам да – Син тыйганнарны да; Син кабул итмәгәннәрне дә; мин оныткан, ә Син онытмаганнарны да – мине җәзаларга Куәтең булса да, Син миңа карата мәрхәмәтле булдың, Синең Сүзеңнән чыгарга җөрьәт иткәннән соң да, Син мине тәүбәгә чакырдың. Я Аллаһ, болар өчен Синнән гафу сорыйм, мине Үзеңнең Мәгъфирәтеңә ирештер. Һәм быел нинди генә гамәлләр кылсам да – Син разый булганннарны да, әҗер-саваплар вәгъдә ителгәннәрне дә — я Раббым, я Кәрим, аларны кабул итче һәм Үзеңнән өметемне өзмәче, я Әкрам. Рәсүлебез Мөхәммәдкә, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын”.

Алга таба бүген кояш баеганнан соң һәм иртәгә ахшам намазына кадәрле алдагы дога укыла:

اللّٰهُمَّ اَنْتَ الْاَبَدِيُّ الْقَدٖيمُ وَهٰذِهِ سَنَةٌ جَدٖيدَةٌ اَسْاَلُكَ فٖيهٰا الْعِصْمَةَ مِنَ الشَّيْطٰانِ وَاَوْلِيٰائِهِ، وَالْعَوْنَ عَلٰى هٰذِهِ النَّفْسِ الْاَمّٰارَةِ بِالسّٝوءِ، وَالْاِشْتِغٰالَ بِمٰا يُقَرِّبُنٖي اِلَيْكَ يٰا كَرٖيمُ

“Я Аллаһ! Син – Мәңге, һәм Синең бөек рәхмәтең һәм чиксез юмартлыгың белән яңа ел керде. Мине быел Шайтаннан һәм аның ялчыларыннан якла, золымга этәргән нәфескә каршы көрәштә ярдәмеңнән калдырма. Сиңа якынайта торган гамәлләр кылырга мөмкинлек бир”.

Бу ике дога да өчәр тапкыр укыла.

Шуны да онытмаска кирәк: Мөхәррәм аеның 10нчы көнендә Гашүрә көне була. Быел ул 25 июньгә туры килә. Гашүрәдә һәм аңа кадәрге яки аннан соңгы бер көндә ураза тоту мәслихәттер. Хәдисләрдә Гашүрәдә ураза тоткан өчен үткән елгы гөнаһлар гафу ителә, дип хәбәр ителә.

Аллаһ Раббыбыз Һиҗрәт буенча яңа 1448 елда хак юлдан язмыйча һәм Аның васыятьләрен йөрәктә саклап үтәргә насыйп итсен. Амин!»

Share:
Топ новости
  • СК РФ проверит информацию о незаконных восхождениях на Эльбрус
    Новости
    СК РФ проверит информацию о незаконных восхождениях на Эльбрус

    2026-08-06

  • Миронов призвал снять «Яблоко» с выборов в Госдуму
    Новости
    Миронов призвал снять «Яблоко» с выборов в Госдуму

    2026-08-06

  • Джабаров обвинил Японию в лицемерии из-за забвения роли США
    Новости
    Джабаров обвинил Японию в лицемерии из-за забвения роли США

    2026-08-06

  • Нигериец напал на брата жены и лишился права остаться в РФ
    Новости
    Нигериец напал на брата жены и лишился права остаться в РФ

    2026-08-06

  • В день матча «Рубин» - «Спартак» в Казани ограничат продажу алкоголя 06/08/2026 – Новости
    Новости
    В день матча «Рубин» - «Спартак» в Казани ограничат продажу алкоголя 06/08/2026 – Новости

    2026-08-06

Стратегия
Стратегия

How-To Geek предупредил о рисках подключения опасных устройств к ПК

06.08.2026 14:10

  • 2

    Стало известно, за какую сумму на Украине предлагали сбежать от мобилизации

    06.08.2026 12:12

  • 3

    Еще 3 трупа: в день похорон в Тае брата и сестры из РФ всплыли новые детали

    06.08.2026 11:38

  • 4

    В Черногории нашли тело пропавшего россиянина

    06.08.2026 10:51

  • 5

    Елена Ямпольская призвала сохранить традиции народных промыслов

    06.08.2026 10:14

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com