Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Дагыстанда су басулар күзәтелә.
Табигать бәла-казасы аркасында күпләр йорт-җирсез калган, коткару эшләре дәвам итә.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен беренче транш — 1,5 млн сум акча җибәрде. Акчалар Инсан хәйрия фонды аша тапшырыла.
Хәзерге вакытта иң кирәкле ярдәм — су басу нәтиҗәләрен бетерү, коткару эшләре өчен җиһазлар, азык-төлек һәм генераторлар.
Акча җыю дәвам итә. Барлык теләүчеләр ярдәм акциясенә кушыла ала.