Сыр – күпләр яраткан продукт кына түгел, ә дөрес сайлаганда сәламәтлек өчен дә файдалы ризык.
Диетолог Бруквелл Уайт сүзләренчә, сыр организмга кирәкле аксым, кальций һәм витаминнар чыганагы булып тора.
Нинди сыр сайларга?
* Сарык һәм кәҗә сөтеннән ясалган сыр – аксымга бай һәм организм тарафыннан җиңел үзләштерелә
* Швейцария сыры – тозы азрак, бу йөрәк сәламәтлеге өчен мөһим
* Каты сырлар – лактозага сизгер кешеләр өчен кулайрак
Сырны аз күләмдә ашагыз һәм аны яшелчәләр яки башка файдалы продуктлар белән берләштерегез.
Диетолог ассызыклаганча: сыр – баланслы рационның бер өлеше булырга мөмкин, әгәр аны чамасын белеп куллансагыз.
Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
25.03.2026 11:39