5 апрельгә кадәр Татарстан Милли музеенда БРИКС илләренең беренче халыкара матурлык конкурсларында җиңүчеләр таҗларын күрергә мөмкин.
Экспозициядә өч уникаль таҗ тәкъдим ителә: «Magna Augusta» – абсолют җиңүче символы, «Восходящая Августа» – тарихи мирас мотивлары белән, һәм «Цветущая Флоренс Августа» – яшь катнашучылар өчен эшләнгән нәфис бизәнү әйбере.
Иң зур таҗ 850 граммнан артык авырлыкта, анда 1000нән күбрәк бриллиант, энҗеләр һәм кыйммәтле ташлар кулланылган. Аны ясауга 700 сәгатьтән артык вакыт киткән.
Таҗлар «Алтын кладовой» витриналарында 24 марттан 5 апрельгә кадәр куелган.
Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
25.03.2026 11:39