Echo
Заболела кошка — в РПЦ назвали святых, к которым можно обратиться за помощью
Эксперты рассказали, как безопасно использовать фумигаторы дома
«Скорее рухнет Белый дом, чем власть в Тегеране»: жесткий прогноз российского американиста о финале ближневосточного кризиса
Имам из Казани: некоторые признаки конца света уже сбылись
11-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Держать курс

Рөстәм Миңнеханов Кытайда Аньхой провинциясе губернаторы белән очрашты

18.03.2026 06:29
Рөстәм Миңнеханов Кытайда Аньхой провинциясе губернаторы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эшлекле сәфәре кысасында Аньхой провинциясе губернаторы Ван Цинсянь белән очрашкан.

Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Провинция Кытайның көнчыгышында урнашкан. Анда 8,5 меңнән артыграк югары технологияле предприятие эшләп килә. Икътисадның төп тармаклары – автомобиль төзү, төзелеш материаллары, дарулар, азык-төлек продуктлары җитештерү, логистика, энергетика, финанс хезмәтләре күрсәтү. Аньхойда дөньякүләм танылган җитештерүчеләр – Chery Automobile һәм JAC Motors урнашкан. Рөстәм Миңнеханов, губернаторга мөрәҗәгать итеп, бүген Россия белән Кытай арасныдагы мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, моның исә төбәкләргә активрак төстә хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирүен билгеләп үткән.

“Соңгы елларда Сезнең ил республикабыз икътисадының төп инвесторына әйләнде. Узган елда чит илләрнең инвестицияләрендә Кытай өлеше 62% тан артып китте”, — дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Кытай Халык Республикасы белән, машина төзелешеннән алып, IT-өлкәдә һәм энергетикада югары технологияләргә кадәр, уртак инновацион һәм сәнәгать проектларын бик нык киңәйткән. Соңгы проектларның берсе – “Алабуга” махсус икътисадый зонасында 670 мең кв.м мәйданда илнең иң зур логистика үзәге эшли башлаган. Анда 500 яңа эш урынының булдырылуы көтелә. Әңгәмә барышында Аньхойның бик тиз үсеп килүче төбәкләрнең берсе булып торуы, инде 2017 елда ук республика белән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлек турында тәүге килешүнең имзалануы билгеләп үтелгән. Татарстанның кайбер компанияләре провинциянең эре җитештерүчеләре белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек итә.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов 2023 елдан Казанда ике илнең рәсми һәм эшлекле даирәләре катнашында эшлекле багланышларны киңәйтүгә юнәлдерелгән “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумы уздырылып килүен искәрткән. “Форумда Кытай бизнесыннан ике йөздән артык эре компания катнаша. Сезне һәм Аньхой провинциясеннән катнашучыларның һәммәсен быел август аенда узачак чираттагы – дүртенче форумда көтәбез”, — дип йомгаклаган сүзен Рөстәм Миңнеханов. “Сезнең белән яңадан очрашуы бик күңелле. Хөкүмәт исеменнән Сезгә иң җылы сәламнәремне җиткерәм”, — дип мөрәҗәгать иткән губернатор.

Аның искәртеп үтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин белән Кытай лидеры Си Цзиньпинның соңгы очрашуында барлык өлкәләрдә элемтәләрне көчәйтү зарурилыгы турында сөйләшү булган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Tags:
Share:

Related

Рөстәм Миңнеханов электрон мактау тактасы турында: «Хезмәт кешесенең абруе булырга тиеш»
Рөстәм Миңнеханов электрон мактау тактасы турында: «Хезмәт кешесенең абруе булырга тиеш»
07.08.2026 20:05
Казанда «акыллы» светофорлар саны арта
Казанда «акыллы» светофорлар саны арта
05.08.2026 15:06
Топ новости
  • От осетров до крокодилов: куда поехать на выходные — гид по 135 агромаршрутам Подмосковья
    Новости
    От осетров до крокодилов: куда поехать на выходные — гид по 135 агромаршрутам Подмосковья

    2026-08-11

  • Суд Орска взыскал 6 млн рублей с компании за гибель сотрудницы
    Новости
    Суд Орска взыскал 6 млн рублей с компании за гибель сотрудницы

    2026-08-11

  • Россиянам напомнили о налоговых льготах и вычетах на детей
    Новости
    Россиянам напомнили о налоговых льготах и вычетах на детей

    2026-08-11

  • Путин встретился с главой Новосибирской области
    Новости
    Путин встретился с главой Новосибирской области

    2026-08-11

  • Большунов: «Есть желание бросить всё и остаться с семьёй. Никаких допусков нет»
    Новости
    Большунов: «Есть желание бросить всё и остаться с семьёй. Никаких допусков нет»

    2026-08-11

Стратегия
Стратегия

Политолога Становую объявили в розыск в России

11.08.2026 16:28

  • 2

    В России начали продавать кроссовер Honda Vezel от 1,6 млн рублей

    11.08.2026 14:23

  • 3

    Осторожно, мошенники: звонки от имени руководства Татарстана

    11.08.2026 13:56

  • 4

    Уролог перечислил продукты, способствующие камням в почках

    11.08.2026 12:26

  • 5

    Авиакомпания Red Wings запустит рейсы из Москвы и Екатеринбурга в Египет

    11.08.2026 12:14

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com