Echo
Госдума предложила закрепить льготы для многодетных в такси
Число умерших от жары в Германии превысило 12 тысяч человек
Приморье накроет мощный циклон: за двое суток выпадет до 80 % месячной нормы осадков
ЛДПР предложила не учитывать ипотечные квартиры при расчёте пособий
14-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Держать курс

Татарстанда вожатыйлар мәктәбе эшли башлады: 700дән артык гариза кабул ителгән

03.03.2026 05:05
Татарстанда вожатыйлар мәктәбе эшли башлады: 700дән артык гариза кабул ителгән

Татарстанда Республика вожатыйлар мәктәбе эшли башлады.

Аны «Җәй» республика үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге башлап җибәрде, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Тантаналы ачылыш «Урам» экстрим-паркында узды. Чарада 150ләп тыңлаучы һәм чакырылган кунаклар катнашты, калганнары онлайн форматта кушылды. Катнашучыларны Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сәламләде. Аның сүзләренчә, мәктәпне ачу балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру системасын үстерүдә мөһим этап булачак.

Укыту программасына теоретик һәм норматив база, тәрбияви һәм идеологик юнәлешләр, шулай ук педагогика һәм психология нигезләре кертелгән. Практик өлештә булачак вожатыйлар лагерьлар инфраструктурасы, программалар үзенчәлекләре һәм сменаларны оештыру тәртибе белән танышачак.

Министр билгеләп үткәнчә, мондый белем бирү проектлары балалар ялы өлкәсенә әзерлекле кадрлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта яшьләрне эш белән тәэмин итүгә дә ярдәм итә. Бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.

Вожатыйлар мәктәбенә кызыксыну зур: 700дән артык кеше укырга гариза биргән. Аларның күбесе — Татарстан халкы, әмма дәгъвачылар арасында Россиянең башка төбәкләре вәкилләре дә бар. Катнашучыларның яше 18 яшьтән 55 яшькә кадәр.

Тыңлаучылар спикерларга — балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру буенча төбәк үзәкләре җитәкчеләренә — сораулар бирде. Алар һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм әлеге өлкәдәге эшчәнлекләре турында сөйләде.

Вожатыйлар мәктәбе ТР Яшьләр эшләре министрлыгы йөкләмәсе нигезендә төзелде. Проектны «Җәй» республика үзәге һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге оештыра. Оештыручылар арасында «Черноморец» республика үзәге, «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге, «Костер» яшьләр үзәге һәм «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы да бар.

Ике ай дәвамында катнашучылар теоретик әзерлек узачак һәм белемнәрен практикада ныгытачак. Уку тәмамлангач, аларга дәүләт үрнәгендәге сертификатлар тапшырылачак. Аннан соң чыгарылыш укучылары Татарстан балалар лагерьларында эшли алачак, дип хәбәр иттеләр профильле ведомствода.

Share:
Топ новости
  • В Китае поезд разогнался до 800 км/ч за 5,3 секунды
    Новости
    В Китае поезд разогнался до 800 км/ч за 5,3 секунды

    2026-08-13

  • WP: атаки дронов у Галапагосов связали с секретной программой ЦРУ
    Новости
    WP: атаки дронов у Галапагосов связали с секретной программой ЦРУ

    2026-08-13

  • Пловец Корнев назвал серебро ЧЕ в эстафете хорошим результатом
    Новости
    Пловец Корнев назвал серебро ЧЕ в эстафете хорошим результатом

    2026-08-13

  • «Вести ответный огонь»: нефтебаза в Красноярском крае закупает бронированные вышки
    Новости
    «Вести ответный огонь»: нефтебаза в Красноярском крае закупает бронированные вышки

    2026-08-13

  • Роспотребнадзор дал рекомендации по выбору школьного рюкзака
    Новости
    Роспотребнадзор дал рекомендации по выбору школьного рюкзака

    2026-08-13

Стратегия
Стратегия

МВД: Иностранцы в России сократили количество преступлений на 40%

13.08.2026 23:21

  • 2

    Пенсии госслужащих превысили 60 тыс. рублей только в двух регионах России

    13.08.2026 22:53

  • 3

    СК России расследует массовое отравление в Якутске

    13.08.2026 20:05

  • 4

    На складах Wildberries из-за ударов ВСУ сгорело более 11 млн книг

    13.08.2026 17:32

  • 5

    Германия изменила условия защиты для украинцев с 31 июля 2026 года

    13.08.2026 16:12

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com