Echo
Бывший гипермаркет выставили на продажу в Казани за 200 млн рублей
Родителям ответили, когда начинать готовить будущих выпускников к экзаменам
«Благодарю за проявленный энтузиазм и стремление к победе!»: Спикер Госсовета Чувашии Леонид Черкесов приветствовал участников первого межрегионального турнира по паделу
«Серебряные медали — это большой командный успех»: глава Адыгеи Мурат Кумпилов поздравил дзюдоистов республики с выходом в финал Континентальной лиги
17-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Новости

Cәбәпсез ябыгу: күпме авырлыкны югалтканда кичекмәстән табибка күренергә икәнен аңлаттылар

17.08.2026 08:15
Cәбәпсез ябыгу: күпме авырлыкны югалтканда кичекмәстән табибка күренергә икәнен аңлаттылар

Онколог Сидорова сәбәпсез ябыгуны игътибарсыз калдырырга ярамавын әйткән.

Сәбәпсез бик тиз ябыгу яман шеш турында сөйләргә мөмкин. Онколог Наталья Сидорова “Российская газекта” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта кисәткән. Сәбәпсез ябыгу – нәрсә ул? Тик торганда ябыгуны беркайчан да игътибарсыз калдырырга ярамый. Биредә сүз сырхауның авыртуга яки ниндидер билгеләргә зарлануы турында гына түгел, бәлки конкрет күрсәткеч турында бара. Туклануны үзгәртмичә, физик киеренкелекне арттырмыйча яки ябыктыра торган дарулар эчмичә ябыгу гәүдә авырлыгын сәбәпсез югалту булып санала, дигән табиб.

Алты ай эчендә авырлыкның 5-10 проценттан артыграгын югалту сайгатырга тиеш, дип басым ясап әйткән белгеч. “Шуны да аңлау мөһим: гәүдә авырлыгы кыска гына вакыт эчендә организмдагы сыеклык күләменә, туклануга яки физик киеренкелек үзенчәлекләренә карап үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә табиблар кешенең озак вакытлар буе ябыга баруына, кием-салымы күзгә күренеп иркенәюе, мускуллары кимү, хәлсезлек барлыкка килү һәм аппетиты кимүгә игътибар итә”, – дип билгеләп үткән онколог.

Тиз ябыгу – яман шеш дигән сүзме? Ябыгуның сәбәпләре төрлечә булырга мөмкин. Кайвакыт кеше үзе дә сизмәстән азрак ашый башлый. Әйтик, депрессия вакытында, йокысына зыян килгәндә, ниндидер авырудан соң аппетиты начарайганда.

“Табиб боларның барысын да исәпкә алырга тиеш. Өлкән яшьтәгеләрнең исә тешләре төшү, ризык йотуда кыенлыклар барлыкка килү, тәмне начар тоя башлау сәбәпле азрак ашый башлавы һәм шул сәбәпле ябыгуы бар”, – дип аңлатып үткән белгеч. Гәүдә авырлыгын югалту кешедә, һичшиксез, җитди авыру барлыгын аңлатмый. Бары тик табиб тикшеренүләренә, анализ нәтиҗәләренә таянып кына кешенең авырыймы-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин.

Куркыныч билгеләр “Ябыгуга хәлсезлек, бизгәк тоту, төнлә тирләү, лимфа төеннәре зураю, гомуми кан анализындагы үзгәрешләр яки тәндә күгәргән урыннар барлыкка килү дә өстәлсә, чыннан да, җитди авыру турында сүз алып барырга мөмкин. Шулай ук ризыкны йотуда кыенлыклар барлыкка килү, эч китүнең, косу-укшытуның озакка баруы, кан агу билгеләре сагайтырга тиеш. Мондый билгеләр кичекмәстән тикшерелә таләп итә”, – дигән Наталья Сидорова.

Нинди табибка күренергә? Онколог сүзләренә караганда, тикшеренүне терапевттан башларга кирәк. Гадәттә беренче этапта канның гомуми һәм биохимия анализларын билгелиләр, бавыр һәм бөреләрне, глюкоза, ялкынсыну күрсәткечләрен һәм калкансыман биздәге гормоннарны тикшерәләр. Алга таба тикшеренү исә сырхауның яшенә, ачыкланган үзгәрешләр һәм нәрсәдән зарлануына бәйле рәвештә билгеләнә. Онколог билгеләп үткәнчә, табибка бармыйча гына төрле анализлар бирүдән – әйтик, онкомаркерлар күләмен тикшертүдән, бөтен гәүдәгә компьютер томографиясе ясатудан мәгънә юк. Ябыгуның сәбәбен шундук билгели торган универсаль тикшеренүне уйлап тапмаганнар әле. Тикшеренү эзлекле булырга һәм, тәгаен билгеләрдән чыгып, табиб тарафыннан гына билгеләнергә тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Share:
Next Post
Азиатско – Тихоокеанский банк: как защититься от телефонных мошенников.
Топ новости
  • Хинштейн потребовал объяснений от главы города
    Новости
    Хинштейн потребовал объяснений от главы города

    2026-08-17

  • Cәбәпсез ябыгу: күпме авырлыкны югалтканда кичекмәстән табибка күренергә икәнен аңлаттылар
    Новости
    Cәбәпсез ябыгу: күпме авырлыкны югалтканда кичекмәстән табибка күренергә икәнен аңлаттылар

    2026-08-17

  • Азербайджан не смог существенно нарастить экспорт газа с начала года
    Новости
    Азербайджан не смог существенно нарастить экспорт газа с начала года

    2026-08-17

  • ФНС снизила размер требований к блогеру Митрошиной до 125 миллионов рублей
    Новости
    ФНС снизила размер требований к блогеру Митрошиной до 125 миллионов рублей

    2026-08-17

  • Заработки пеших курьеров в Томской области уступили только московским показателям
    Новости
    Заработки пеших курьеров в Томской области уступили только московским показателям

    2026-08-17

Стратегия
Стратегия

«Идеальные работники»: трудовые бригады из КНДР заменят армии мигрантов. Россиянам не надо волноваться?

17.08.2026 07:45

  • 2

    Синоптик Ильин рассказал о погоде в Москве на этой неделе

    17.08.2026 06:11

  • 3

    Петр Ян и Мераб Двалишвили проведут решающий поединок трилогии на UFC 333

    17.08.2026 05:12

  • 4

    Казанда «РОСТКИ» халыкара форумы тантаналы рәвештә ачылды

    17.08.2026 04:50

  • 5

    Режиссер Бекмамбетов оказался владельцем недвижимости в России на 500 млн рублей

    17.08.2026 04:29

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com