Быел Татарстанда 1808 юл-транспорт һәлакатендә 196 кеше вафат булган.
Август — юл һәлакатьләренең иң актив чоры. Узган ел җәйнең соңгы аенда юлларда 42 кешенең гомере өзелгән. Бу күңелсез статистика белән бүген матбугат очрашуында Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе бүлеште. Быел Татарстанда 1808 юл-транспорт һәлакатендә 196 кеше вафат булган. Узган елдан 22 кешегә артыграк дигән сүз. Фаҗигаларның күбесе каршы як полосага чыгу белән бәйле. Шундый һәлакатләрдә 62 кеше үлгән, 212 кеше җәрәхәт алган.
14.08.2026 07:57
14.08.2026 06:34
14.08.2026 04:50
14.08.2026 04:02