Echo
Ветеринар Кузина советует обогатить рацион питомцев витаминами осенью
Восемь лет задержки и миллиарды долларов — британские Ajax снова начали ломаться
Росфинмониторинг раскрыл связь мошенников с иностранной криптобиржей
Соцфонд подсчитал, сколько в России пенсионеров: почти 40,5 миллиона человек, а средняя пенсия перевалила за 27 тысяч
08-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Новости

Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган

08.08.2026 04:47
Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган

Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган.

Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында түләүсез уздырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

«Дәүләт 40 яшьтән өлкән кешеләрне ел саен, 18 – 39 яшьлекләрне өч елга бер бушлай тикшерүне гарантияли. Диспансеризациянең катлаулы авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауда зур потенциалы бар», – дип сөйләде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Каралганнарның 31,2 проценты, ягъни, 300 мең чамасы кеше өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән. Быел 40 мең авыру беренче мәртәбә ачыкланган, аларның 75 проценты диспансер күзәтүенә алынган.

Беренче мәртәбә ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы авырулары (30%) һәм ашкайнату әгъзалары авырулары (12,4%) беренче урында. Олы кешеләрне диспансеризацияләү йомгаклары буенча яман шешнең 679 очрагы ачыкланган һәм аларның 78,2 проценты башлангыч стадияләрдә.

Искәртеп үтик, диспансеризацияне шимбә көннәрендә һәм кичке якта да узып була. Пациентларны җәлеп итү өчен медиклар коммуникациянең төрле каналларын, шул исәптән телефоннан шалтыратулар, СМС-искәрмәләр, социаль челтәрләр куллана, чакырылганнарны һәм килгәннәрне мониторинглау өчен өйләргә йөриләр.

Табиблар берничә хроник авыруы булган, кан әйләнеше системасы авыруларыннан, онкологиядән интеккән, шулай ук озак вакыт (2 ел һәм аннан да күбрәк) медицина оешмасына бармаган кешеләргә профилактика чараларына аерым игътибар бирергә киңәш итә.

Биш мобиль комплекс ярдәмендә диспансеризацияне республиканың ерак җирләрендә дә үтеп була: алар Чаллының №5 шәһәр хастаханәсенә, Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсенә, Казанның №7 хастаханәсенә, Республика клиник хастаханәсенә һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә беркетелгән. Комплекслар кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган, ә карауларны һәм база тикшеренүләрен квалификацияле белгечләр уздыра.

Share:
Next Post
Азиатско – Тихоокеанский банк: как защититься от телефонных мошенников.
Топ новости
  • Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган
    Новости
    Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация һәм профилактик тикшеренү узган

    2026-08-08

  • Дроны «Черный коршун» ускорили доставку грузов на фронте втрое
    Новости
    Дроны «Черный коршун» ускорили доставку грузов на фронте втрое

    2026-08-08

  • «Объединенные бумажные фабрики» проведут уникальную Неделю искусства
    Новости
    «Объединенные бумажные фабрики» проведут уникальную Неделю искусства

    2026-08-07

  • Мash Money подсчитал: москвичка экономит 1,4 млн рублей в год
    Новости
    Мash Money подсчитал: москвичка экономит 1,4 млн рублей в год

    2026-08-07

  • Минниханов ознакомился с ходом уборки урожая и поблагодарил аграриев
    Новости
    Минниханов ознакомился с ходом уборки урожая и поблагодарил аграриев

    2026-08-07

Стратегия
Стратегия

Движение по трассе «Новороссия» восстановлено

08.08.2026 05:29

  • 2

    МИД РФ не исключает новых кандидатов на пост генсека ООН

    07.08.2026 19:57

  • 3

    Казанец получил 20 лет строгого режима за организацию нарколаборатории

    07.08.2026 16:48

  • 4

    Масленников и Кока сыграли свадьбу и удивили выбором нарядов

    07.08.2026 14:22

  • 5

    В Яхроме завершена реконструкция водозабора: жители получили чистую воду без запаха и ржавчины

    07.08.2026 13:30

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com