Казанда узучы Россия-АСЕАН эшлекле форумы кырларында Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы белән “Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге арасында Үзара аңлашу турындагы меморандум имзаланды.
“Бу – зур вакыйга. Вьетнам-тиз үсә торган ил. Ун ел эчендә алар җитештерү күләмен икеләтә арттырачак. Без яхшы элемтәләр булдырачакбыз. Вьетнам делегациясенә форумда актив эшләүләре өчен рәхмәт белдерәм”, – диде меморандумга кул куелганнан соң Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Шамил Агиев. “Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы исеменнән мин Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән озак вакытлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерәм һәм безнең мөнәсәбәтләр үсешенә саллы өлеш кертәчәгебезгә ышанам”, – дип аңлатма бирде документка кул куюны Вьетнам ягы вәкиле.
17.06.2026 00:34
16.06.2026 23:38
16.06.2026 21:56