Echo
Проект «Киокусинкай в школу» охватит еще семь учебных заведений Владивостока
Член Общественной палаты и участник СВО о назначениях в Минобороны: «Владеют ситуацией «на земле»
В Казани на три дня перекроют участок улицы 2-й Даурской
Сикорский: Посягательство на посольство России грозит разрывом дипотношений
07-08-2026
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
  • Главная
  • Новости
  • Разделы
    • Персонально
    • Держать курс
    • Стратегия
  • В Мире
  • В Стране
  • Человек и закон
  • О нас
Человек и Закон

Якты Таудан 75 яшьлек Динә Мөслихова майор булган

08.06.2026 17:00
Якты Таудан 75 яшьлек Динә Мөслихова майор булган
Якты Таудан 75 яшьлек Динә Мөслихова майор булган

Якты Тау авылыннан Динә Мөхлисова 75 яшендә дә мәдәният йорты сәхнәсендә, спектакльлләрдә төп рольләр башкара.

Сәхнәгә беренче адым

Динә Кыям кызының театрга юлы очраклы гына башланган. Ул 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, колхоз идарәсендә эшәгән, шул вакытта беренче тапкыр сәхнәгә чыга.

-Ул елларда Иске Кади авылы халкына “Эте балак” спектаклен күрсәттек. Госман абый белән Гашия апа авыл яшьләрен җыеп спектакль әзерли иде. Без дә шунда катнаштык. Ул вакыттагы хисләр әле дә күңелдән китми, — дип яшьлек хатирәләре белән уртаклашты Динә апа.

Шул чактан аның йөрәгендә сәнгать учагы кабынган. Ләкин соңрак тормыш мәшәкатьләре белән ул сәхнәдән ераклашкан.

Театрга кире кайту

Җиде ел элек Якты Тау авылы клубы мөдире Ләйсән Нотфуллина Динә апаны яңадан театр уйнарга чакырган.

-Иң беренче “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклен куйдык. Хәзер ел саен берәр сәхнә әсәре әзерлибез. Быел Бөек Җиңү бәйрәменә “Миләш чыпчыклары”н сәхнәләштердек, мин майор ролен уйнадым. Бу безнең коллектив өчен зур горурлык, — диде Динә Кыям кызы.

Динә апа әйтүенчә, спектакльләргә әзерләнү — аның өчен ял һәм рухи азык. Алар авыл апалары белән бергә репетицияләргә җыелалар, рольләрен өйрәнәләр, образга керәләр.

Кул эшләре — икенче тормышы

Динә Кыям кызының куллары да бик оста. Чигү эше аның тормышында аерым урын алып тора — матур чәчәкләр төшерелгән мендәр тышлары күз явын алырлык.

-Буш торырга яратмыйм. Аеруча кыш көннәрендә төсле җепләр һәм инәне кулга еш алам. Эшләгән елларда моңа вакыт булмады. Кул эше белән вакытның узганы да сизелми, бөтен җанымны биреп эшлим. Шулчак башка кирәкмәс уйлар керми. Бер эштән туеп китсәм, икенче төрлесенә тотынам. Бәйләргә дә яратам, — дип сөйләде ул.

Чыннан да, Динә апаның өендә аның кулы белән эшләнгән әйберләр күп. Һәрберсенә җан җылысы бирелгән.

Share:
Топ новости
  • Юрист сказал, как могут исполнять смертную казнь в случае отмены моратория
    Новости
    Юрист сказал, как могут исполнять смертную казнь в случае отмены моратория

    2026-08-06

  • Рынок труда: эпоха стремительного роста зарплат подходит к концу
    Новости
    Рынок труда: эпоха стремительного роста зарплат подходит к концу

    2026-08-06

  • В США умерла 26-летняя блогер Сидни Тоул
    Новости
    В США умерла 26-летняя блогер Сидни Тоул

    2026-08-06

  • Хирург Тимур Хайдаров опроверг слухи о приворотах в его клинике
    Новости
    Хирург Тимур Хайдаров опроверг слухи о приворотах в его клинике

    2026-08-06

  • СК РФ проверит информацию о незаконных восхождениях на Эльбрус
    Новости
    СК РФ проверит информацию о незаконных восхождениях на Эльбрус

    2026-08-06

Стратегия
Стратегия

Смотрины «Ак Барса»: понятно, что команда Гатиятулина в сезоне будет другой

07.08.2026 03:02

  • 2

    Врач Литвиненко предупредил об опасности обуви на шпильках

    07.08.2026 01:17

  • 3

    How-To Geek предупредил о рисках подключения опасных устройств к ПК

    06.08.2026 14:10

  • 4

    Стало известно, за какую сумму на Украине предлагали сбежать от мобилизации

    06.08.2026 12:12

  • 5

    Еще 3 трупа: в день похорон в Тае брата и сестры из РФ всплыли новые детали

    06.08.2026 11:38

Get the gaming world News & Stories into your inbox

By subscribing, you accepted the our Policy

logo
Copyright © 2026 . http://shygys-ekspress.com. Email: news77.kz@gmail.com