Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры «Добровидение» XI Халыкара халык җыры фестиваленең ел премиясенә лаек булган.
Бүләк театр коллективына легендар «Зәңгәр шәл» спектакле өчен тапшырылган.
Тантаналы чара Дәүләт Кремль сараенда фестивальнең гала-концерты кысаларында узган. Сәхнәдә Россия һәм башка илләрдән килгән фольклор коллективлары, халык җыры башкаручылары һәм солистлар чыгыш ясаган.
Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Камал театрының әлеге җиңүе татар мәдәниятенең һәм милли театр сәнгатенең югары дәрәҗәсен тагын бер кат раслады.
«Зәңгәр шәл» спектакле инде күп еллар дәвамында татар театрының визит карточкасы булып кала һәм тамашачылар арасында зур популярлык казана.
26.05.2026 04:24