Дагыстанда зыян күрүчеләргә ярдәм: Татарстаннан 1,5 млн сум җибәрелгән

07.04.2026 09:45 · Держать курс

Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Дагыстанда су басулар күзәтелә.

Табигать бәла-казасы аркасында күпләр йорт-җирсез калган, коткару эшләре дәвам итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен беренче транш — 1,5 млн сум акча җибәрде. Акчалар Инсан хәйрия фонды аша тапшырыла.

Хәзерге вакытта иң кирәкле ярдәм — су басу нәтиҗәләрен бетерү, коткару эшләре өчен җиһазлар, азык-төлек һәм генераторлар.

Акча җыю дәвам итә. Барлык теләүчеләр ярдәм акциясенә кушыла ала.